Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсенең үзәк мәчетендә Ураза бәйрәме үткәрделәр

Урыссу бистәсенең үзәк мәчетендә Ураза бәйрәме Марат хәзрәт Мәрданшин сәламләвеннән башланды.

- Бүген ике бәйрәм - быел Ураза гаете җомга намазы белән туры килде. Нур өстенә нур, Аллага шөкер, - дип билгеләп узды ул.

Гает намазына җыелган мөслим һәм мөслимәләрне бәйрәм белән район башлыгы тәбрик итте. Ураза бәйрәменә уллары Шамил һәм Мансур белән килгән Рөстәм Нуриев дин кардәшләребезне район үзәгендә һәм аның авылларында башкарыла торган эшләр белән таныштырды. Аларның һәрберсе - төзелүче йортлар, балалар бакчасы, мәдәният учагы, юллар, тротуарлар, ремонтланучы һәм тагын да камилләштерелүче социаль-мәдәни объектлар - күп милләтле район халкының төзек тормышта яшәвенә генә түгел, иминлектә һәм дустанә мөнәсәббәттә гомер кичерүләренә ирешү максатында да башкарыла.

Тәкъбир әйткәннән соң, үгет-нәсыйхәт итеп халыкка хөтбә сөйләгән Марат хәзрәт Мәрданшин, мөселманнарны өч бәйрәм - Ураза, Корбан бәйрәмнәре һәм атна саен була торган җомга намазы берләштерә диде.

- Бүгенге Ураза бәйрәмебез изге Рамазан аенда кылган изге эш-гамәлләребезгә шөкер кылу бәйрәме. Бар булганына шөкер итә белик! Мәчеткә йөрү, Аллаһының рәхмәте белән Коръәнне уку яисә тыңлау, ифтар мәҗлесләрендә катнашу, бергәләп тәравих намазын уку, ятимнәргә, мохтаҗларга фитыр сәдакалары өләшү - шөкер кылу өчен сәбәпләр түгелмени?! Ходай Тәгалә үз бәндәсенә көч җитмәслек эшне, үти алмаслык гыйбадәтне бирмәм дигән. Пәйгамбәребез: "Үз-үзеңне җиңүдән дә зуррак җиңү юк", - дигән. Бүген бар тирә-юньдә җиңү шатлыгы, сафлык һәм пакьлек. Бүген бездә зур бәйрәм, күпләребез аңа җәмгыятебезнең киләчәге булган балаларыбыз белән килде. Бүген без аларга нинди тәрбия бирәбез, киләчәктә шуның җимешләрен татыячакбыз. Ислам дине - безгә бирелгән нигъмәтләрнең иң зурысы. Коръән белән вәгазьләник, әмерләрне үтик, тыелганнардан тыелыйк, - дип ул дин кардәшләренә мөрәҗәгать итте.

Ураза бәйрәме гает намазы белән тәмамланды. Соңыннан өлкәннәр һәм балалар мәчет ишегалдында хәзерләнгән бәйрәм табыны артында сыйланды, аралашты, хәл-әхвәл белеште.

Сүз уңаеннан

Ураза бәйрәме республиканың 1400 мәчетендә узды. Гает намазында 130 000 мөселман катнашты. Җәмгыять иминлеген хокук саклау органнарыннан 1600 хезмәткәр саклады. Тәртип бозу очраклары теркәлмәде, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат басмалары белән эшләүче хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев