Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу гимназистлары наданлыкны фаш итә

"Янгынга - юк!" - Урыссу гимназиясенең өлкән сыйныф укучылыры күптән түгел оештырган яшьләр иҗтимагый ошмасы менә шулай дип атала.

Составына алты кеше кергән әлеге хәрәкәтнең бер әгъзасы - 8 сыйныф укучысы Данис Әхмәтов:

- Район гәҗитендә янгыннар турындагы мәкаләләрне укыгач һәм дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре уздырган ачык дәресләрдән соң, без әлеге мәсьәләдән читтә калмаска, районда янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү өчен үз өлешебезне кертергә карар иттек, - дип билгеләп узды.

Аның фикердәше Диләфрүз Хәбибуллина үзләре оештырган хәрәкәтнең максатларын - район халкы арасында янгыннарга каршы көрәштә актив гражданлык позициясе булдыру, кече сыйныфларда укучы балалар арасында аңлату эшләре алып бару мөһимлеген атады. Кызганычка, республикадагы, шул исәптән райондагы аяныч хәлләр күпчелек очракта кешеләрнең наданлыгы, ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр нәкъ менә үзләренең тәртипсезлеге, саксызлыгы аркасында еш кына зыян күрә. 2014 елда республикада 53 янгын чыккан: ут эчендә 10 бала һәлак булган, 20се - җәрәхәт алган. Бу хакта хәрәхәт әгъзалары 4 сыйныф укучыларына җиткерде. Өлкән сыйныф укучыларының янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәк дигән соравына, малайлар һәм кызлар, ут сүндерүчеләрнең телефонын да әйтергә онытмыйча, бик кыю җавап бирделәр.

"Янгынга - юк!" яшьләр хәрәкәтен тәкъдир итүдә Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Марат Бәдриев та катнашты. Ул гимназистларның башлангычларын түбәндәгечә шәрехләде:

- Бу проект сез укый торган гимназия җиәкчелеге һәм укытучылары ярдәменнән башка гамәлгә ашмас иде. Шуңа күрә мондый үзара хезмәттәшлекне бары тик хуплыйсы гына килә. Сез дөрес юнәлеш алгансыз һәм бу мәсьәлә белән бәйле сорауларны тикшерү өчен без әле бер тапкыр гына очрашмабыз дип уйлыйм. Дәүләт янгын күзәтчелеге иҗтимагый хәрәкәттә катнашучыларны өйрәтү һәм аларны янгын куркынычсызлыгы ысуллары турында памяткалар белән тәэмин итү буенча мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә вәгъдә итә. Гимназия укучылары башлап җибәргән әлеге эш башка мәктәпләрдә дә хуплау табар һәм ул киләчәктә ут белән көрәшчеләрнең район берлегенә әверелер, дип ышанасы килә.

Наданлыкны фаш итүче хәрәкәт әгъзалары соңыннан Урыссудагы берничә күп фатирлы йортта яшәүчеләргә янгын куркынычсызлыгы турында памяткалар өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев