Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу гимназиясе укучылары “Болгар – Туган тел” лагеренда ял иттеләр

Урыссу гимназиясе укучылары "Болгар - Туган тел" лагеренда ял итеп кайтты.

Креатив һәм кызыксынучан балаларны үзенә дәшкән лагерь тормышы төрле экскурсияләргә, мастер-классларга, эчтәлекле очрашулар һәм концерт-тамашаларга бай булган. Аның һәр көне үз темасына ия булган - Мәгариф көне, Мәдәният көне, Массакүләм батбугат чаралары көне... Туган телне белмәгән кешеләргә дә татар телен өйрәнү өчен менә дигән шартлар туган. Татар халкының мирасы, тарихи һәм мәдәни үзәге булган Болгар шәһәренә кылынган сәяхәтне, мөгаен, безнең балалар беркайчан да онытмас, дип хәбәр итә гимназия укытучысы Зилә Гарифуллина. Сүз уңаеннан, республиканың Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министрлыклары оештырган "Болгар - Туган тел" лагеренда Россиянең төрле почмакларыннан килгән 500 артык укучы ял иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев