Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу гимназиясе укучылары гимназиячеләргә багышлау бәйрәме үткәрделәр

Урыссу гимназиясе укучылары тормышында иң әһәмиятле һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе булып гимназиячеләргә багышлау бәйрәме тора.

Быел тантаналы чарага гимназиячеләрнең зур тату гаиләсе җыелды. Традиционга әверелгән Гимназия гимнын 6 сыйныф укучылары башкарды. Чараның тантаналы өлешен "Сөембикә" ансамбле биючеләре дәртле татар биюе белән башлап җибәрделәр. Беренче сыйныф укучылары адресына күп җылы сүзләр әйтелде.

Һәм менә тантана сәбәпчеләре - беренче сыйныф укучылары сәхнәдә. Барысы да ак тасмалар бәйләгән, матур итеп киенгән. Балалар кичә генә балалар бакчасына йөрүләре, бүген инде беренче сыйныф укучылары булулары турында шигырьләр укыдылар. Көтмәгәндә сәхнәдә алар яраткан әкият геройлары Белоснежка һәм җиде гном пәйда булды һәм "нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуын" бәян иттеләр, гимназиядә үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Кечкенәләр күргән тамашаларыннан таң калды һәм ихлас күңелдән кул чапты. Гимназия директоры Гөлдания Белалова беренче сыйныф укучыларын гимназиячеләргә багышланулары белән тәбрикләде һәм аларга "Гимназиячеләр дипломнары" тапшырды. Бәйрәм ахырында барлык беренче сыйныф укучылары гимназиячеләр антын бирде. Алар намуслы, гадел, игелекле булырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә һәм кечкенәләрне рәнҗетмәскә, бөтен укучы тормышы дәвамында гимназияче исемен горур йөртергә вәгъдә бирде. Һәркем алып баручыны игътибар белән тыңлады һәм горур рәвештә: "Ант итәм! Ант итәм! Ант итәм!" - дип кабатлады. Чара бер сулышта узып китте. Беренче сыйныф укучылары актлар залыннан горурлык тоеп ишеккә атлады. Алар хәзер гади укучылар гына түгел, алар - Гимназиячеләр!!! Әлеге көн аларның һәрберсенең хәтерендә гомере буена саклансын иде, дип телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев