Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу гимназиясе укучылары “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә теләп катнашалар

Татарстанда дәүләт телләрен саклау һәм өйрәнүне тормышка ашыру йөзеннән игълан ителгән "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә Урыссу гимназиясе укучылары да бик теләп катнаша.

"Татарча хатасыз" акциясе үткәреп, балалар халык күп йөри торган урыннарда хата белән язып эленгән элмә-такталарны ачыкладылар. Гадәттә мондый күренешләргә сәүдә нокталарының ишек төбендә тарыйсың. Эш тәртибе күрсәтелгән такталарда еш кына "сәгать"не "сәгәт", "тәнәфес"не "тэнэфэс" дип язып, сүзләрне кыерсыталар.Сөекле шагыйребез Тукай исеме белән йөртелә торган урам элмәләрендә "улица Тукаевская"дигән язу укыгач, "Үзәк тыкрыгы" урынына "Үзәк урамы" дигән тәрҗемәне укыгач, туган телебез өчен күңел рәнҗи.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе символикасы һәм логотипын кертеп, сөйләмдә еш кулланыла торган 150 сүздән буклет-сүзлекләр төзеп, аларны укучылар төркеме урамда очраган төрле яшьтәге кешеләргә тараттылар. Халык белән татар теленең матурлыгы, байлыгы турында җылы әңгәмә кордылар. Өлкән буын вәкилләре укучыларга хәтта мөнәҗәтләр әйтеп, җырлар башкарып күрсәттеләр. Арабызда туган телебезгә битараф булмаган кешеләр барлыгын белү безне тагын да канатландырды. Ә инде башка милләт вәкилләренең дә татар телен икенче дәүләт теле буларак үзләштерергә теләүләрен, бу эштә безнең сүзлекләрдән файдаланачакларын хәбәрдар булгач, укучыларыбыз гимназия тормышында бара торган чараларга тагын да илһамланып алындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев