Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу гимназиясе укучылары янгын сүндерү частенә экскурсиягә бардылар

Кышкы каникуллар чорында Урыссу гимназиясе укучылары бистәдә урнашкан 42 санлы янгын сүндерү частендә булдылар.

Балалар урамнардагы тынычлыкны бозып, хәвефле сигнал биреп, кызыл машиналар узуын бер генә тапкыр күрмәгәннәрдер. Бу кайдадыр янгын чыккан һәм кичектергесез ярдәм кирәк, дигән сүз. Янгын чиктән тыш куркыныч, барлык тереклеккә зарарлы афәт. Хәзерге вакытта янгыннар меңнәрчә гомерләрне алып китә, миллиардларча сум белән исәпләнгән кыйммәтләрне юкка чыгара. Аларның килеп чыгу сәбәпләре бик күп. Балалар бу турыда шәхсән янгын сүндерүчеләрдән белергә уйлады да инде.

Укучыларга учакны яки хәтта кухняда янып киткән сөлгене һәркем сүндерә алуы турында сөйләделәр, әмма тулы масштаблы янгын турында сүз барганда, ут стихиясе белән алышка батыр һөнәрманнар керешә. Коткару хезмәтендә кешеләрне коткарырга һәм якларга сәләтле, һәр көнне авырлыкның күзенә кыю рәвештә карый алган фидакарьләр генә эшли ала. Ачык кызыл төстәге техника һәм сирена тавышы укучыларны тәэсирләндерде. Балаларга КамАЗ кабинасына утырырга һәм барысын да үз куллары белән тотып карарга рөхсәт ителде. Иң мөһиме - укучыларда йорт һәм җәмәгать милке иминлеге өчен җаваплылык хисе барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев