Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу гимназиясе укучысы Әдилә Хафизованың эше югары бәяләнгән

Ютазы районының яше бик аз булуга карамастан, бай тарихы, тормыш сөючән халкы, искиткеч матур табигате, танылган шәхесләре байтак.

Бөек Ана - Хафизова Бибирузателҗинан апа истәлегенә багышланган "Урыссу бистәсе тарихында Хафизовлар гаиләсенең тоткан урыны" исемле фәнни - тикшеренү эше Ибраһим Хәлфин исемендәге X Республика фәнни - эзләнү укучылар конференциясенең жюри әгъзаларын үзенә җәлеп итте. Урыссу гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Газиева А.И. һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахунова В.С. җитәкчелегендә 11А сыйныф укучысы Хафизова Әдилә төзегән шәҗәрә конференциядә катнашучы барлык укучылар һәм укытучыларда кызыксыну уятты. Жюри председателе Хуҗин Фаяз Шәрип улы тарафыннан югары бәяләнде, шушы юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәклекне белдерде һәм "Мирас" журналы белән берлектә Урыссу бистәсенә кунакка киләчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X