Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу гимназиясендә чисталык дәресе үткәрделәр

Экология өлкәсендә грамоталы, үз җирләре өчен җаваплы кешеләрнең яңа буыны үсеп килә.

Әлеге фикер ирексездән чисталык дәресендә, бу юлы Урыссу гимназиясендә, булганнан соң туды. 8 сыйныф укучылары җәмгыятьтә беренче дәрәҗәдәге сораулар арасына кергән мәсьәлдә белемнәрен үзенчәлекле тәкъдим иттеләр. Гимназиячеләрнең тере табигатьнең нормаль үсешен "кеше куллары белән иҗат ителгән дөнья" кысрыклап чыгаруга мөнәсәбәт турында чыгышлары һәркемне экологик культурага өндәде. Бу аңлашыла да, кеше бүгенге чынбарлыкта кыйммәтле ориентирларга һәм дөрес күзаллауга ия түгел. Сөт продуктлары, төрле сулар һәм соклар, көнкүрештәге юу чаралары шешәләре, каплары нинди материалдан ясалган булуы турында уйланыйк. Һәм соңгы чиктә әлеге "байлык" кайда югала? Сәнәгать калдыклары турында сөйләп тә торасы түгел. Яшәү мохитын битарафлык белән пычратучы кайбер планета кешеләрен туктатмасаң, экологик хаос эчендә калырга мөмкин. Гимназиянең химия һәм биология укытучысы Роза Юнысова җитәкчелегендәге укучылары чыгышында әлеге фикер кызыл җеп булып сузылды.

Дәрестә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов укучыларга мәсьәлә асылын аңлаулары өчен рәхмәт белдерде һәм шул ук вакытта үзләренә экологик культурага тулы җитдилек белән карарга һәм моңа гаилә әгъзаларын да җәлеп итәргә чакырды.

Димтамак авыл җирлеге территориясендә урнашкан каты көнкүреш калдыклары полигоны, - дип билгеләп үтте ул, - нигездә пластик шешәләрдән, утильләштерүгә бирешми торган материалдан тора. Биредә чүп киңлеккә дә, биеклеккә дә гаҗәеп тизлек белән үсә. Менә шуңа күрә пластиканы чүп-чардан аерырга һәм бистәдә күптән түгел урнаштырылган аерым контейнерларга ташларга кирәк.

Подовалов шулай ук яшелләндерү мәсьәләсенә дә тукталды. Агач үсентесен утырту гына җитми, аны карарга, коры вакытта су сибәргә дә кирәк. Һәм, әлбәттә инде, утыртылганнарын һәм үсеп киткәннәрен сындырмаска... Бу начар гамәл район укучылары эше дә булырга мөмкин. Бернигә дә карамастан, районны яшелләндерү дәвам итә. Якын киләчәк планнарына ГРЭС, чиркәү яннарында парк булдыру, Иске Урыссу ягына пирамидаль тирәкләр утырту керә.

Чисталык дәресендә мәктәп директоры Гөлдания Белалова ТР Экология һәм табигый ресурслар министлыгының Ык буе территориаль идарәсе баш белгече Таһир Низамов катнашты. Ул Урыссуда эчәргә яраклы суның сыйфатын һәм чистарту корылмаларының сыйфатын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев