Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу гимназиясендә татар театрына багышланган “Могҗизалар кыры” узды

Татарстанда 26 нчы апрель - Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Урыссу гимназиясендә татар театрына багышланган "Еллар үткән саен яктың арта гына бара, театр" дип аталган "Могҗизалар кыры" узды.

Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ахунова В.С һәм Хакимова Ф.Ф. әзерләде. Чарада катнашкан 6-8 нче сыйныф укучылары театр тормышы чагылган материаллар белән бизәлгән залда көч сынаштылар.

Сайлап алу турының сорауларына җавап биргән өч өчлек театр дөньясына сәяхәт итте. Алар театрның тарихына, җитәкчеләренә, артистларына, сәхнәләрдә куелган әсәрләргә багышланган катлаулы сорауларга җавап эзләделәр.

Уенның төп җиңүчесе булып, 7 нче сыйныф укучысы Идрисова Әдилә билгеләнде. Ул Гөлдания Нурлыгаян кызы тарафыннан бирелгән бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев