Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу ГРЭСы ветераннарына юбилей медальләре тапшырдылар

Урыссу ГРЭСы ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды.

Урыссу ГРЭСының башкаручы директоры Владимир Петров, хезмәттәшләре, район җитәкчелеге вәкилләре һәм район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова белән бергә үзе җитәкчелек иткән станция ветераннарының өйләрендә булды. Петров производство ветераннарын - үз остазларын якынлашып килүче Бөек Җиңү көне юбилее белән котлады, аларның Ватанга һәм сайлаган һөнәрләренә тугрылыкларын билгеләп үтте. Әлеге кешеләр үзләренең эшкә мөнәсәбәтләре белән абруй һәм коллектив, тулаем урыссулыларның ихтирамын казанган затлар. Чал чәчле ветераннар зур дулкынлану белән республика бүләкләрен кабул итте һәм үзләре аның үсешенә күп көч салган легендар станциянең эшчәнлеге һәм киләчәге белән кызыксынды. Ә инде район вәкилләренең җылы теләкләре һәм бүләкләр исемлегенә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел" медале белән тулылануы куанычлы күз яшьләренә сәбәп булды: алар турында хәтердә тоталар, онытмыйлар. Бу ГРЭС ветераннарын соңгы хөрмәтләү түгел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында алар баш предприятиенең тантаналы чарасына Зәйгә барачак, дип хәбәр итте ахырда Петров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев