Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу хастаханәсенә Президент бер миллион сумга сертификат тапшырды

Республика Илбашының Ютазы районында эш көне Урыссу үзәк район хастаханәсе комплексында үзгәртеп корылган һәм капиталь ремонт ясалган акушер-гинекология бүлеге белән танышудан башланды.

Рөстәм Миңнеханов республика сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, район башлыгы Рөстәм Нуриев озатуында яңа объектта башкарылган эшләрне, асылда бәби таптыру һәм операция бүлмәләрен күздән кичерде. Ул палаталар, хәтта санузель бүлмәләре торышы белән дә кызыксынды. Объектта башкарылган чаралардан канәгать калган Президент, районның баш табибы Ренат Фатыйховка кирәкле җиһазларлар сатып алу өчен бер миллион сумга сертификат тапшырды.

Буяу исе әле дә булса аңкып торган акушер-гинекология бүлегенә республикадан бирелгән беренче ярдәм түгел бу. Заманча эшләнгән бүлекне камилләшкән җиһазлар белән тәэмин итүдә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының да өлеше бар. Республика матбугат чаралары журналистлары белән корган әңгәмәдә Ренат Фатыйхов хәбәр итүенә караганда, әлеге ведомстводан 4 700 мең сумлык ярдәм, нигездә, операция өстәле һәм яктырткыч, наркоз-сулыш алу аппараты бүлеп бирү каралган, сүз уңаеннан, бу җиһазларның бер өлеше районга кайтып та җиткән.

- Акушер-гинекология бүлеген капиталь ремонт ясалган бинага күчереп урнаштыруның беренче өстенлеге - ул медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын, аналарның һәм сабыйларның гомерен саклап калу өчен шартларны тагын да яхшырту, - дип билгеләп узды Фатыйхов. - Бу максатларга ирешүдә әлеге бүлекнең хирургия бүлегенә, лабораторик диагностика хезмәтенә якынрак урнашуы да һәм медицина ярдәме күрсәтүдә яңа төр алымнар куллана башлау да тәэсир итми калмас, дип ышанасы килә.

Ун койка-урынга исәпләнгән яңа бүлек, санитар-йогышсызландыру чаралары узганнан соң, беренче пациентларын ике-өч атнадан кабул итә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев