Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу химия заводына прокуратура кагыйдә бозулардан арынуны йөкләде

2014 елның августы ахырында химия заводы цехларының берсендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясе белгечләре тарафыннан һава пробасы алынды: атмосфера һавсына зарарлы матдәләр ташлануның рөхсәт ителгән чигеннән артуы ачыкланды.

Бу темага без район прокуроры Тимур Фатыйхов белән әңгәмә кордык.

- Тимур Модестович, әлеге предприятиедә элек тә һава пычрану предметына тикшерүләр уздырылды, әмма нәтиҗәләр кагыйдә бозу турында сөйләмәде.

- Сүзебезне башлап, Ютазы районы прокуроры вазифасына килгәндә үк мондый проблеманың барлыгын белүем турында әйтергә кирәктер. Россия Федерациясе Конституциясенең 42 маддәсенә һәм 2002 елның 10 гыйнварыннан булган "Әйләнә-тирә мохитны саклау турында"гы 7 санлы Федераль законның 11 маддәсенә ярашлы һәр кеше уңай әйләнә-тирә мохитка, хуҗалык һәм башка эшчәнлек нәтиҗәсендә негатив әйләнә-тирә тәэсиреннән аның сакануына хокуклы. Материалларны өйрәнә башладым. Беренче ике тикшерү кагыйдә бозуларны ачыкламады. Ә менә өченчесе һавага зарарлы матдәләр ташлануының шактый артуын ачыклады.

- Пробаны көндез, производство процессы вакытында алдылармы?

- Әйе, 1 санлы цехтан. Һәм предприятие җитәкчелегенә тиешле бәя бирергә кирәк - ул безнең производствоны туктатмау, белгечләргә төрле вакытта керергә рөхсәт итү турында таләпләребезгә аңлап карады. Чираттагы нәтиҗәләр борчуга салды. Әйтик, толуолның фактик ташлануы бер секундка нормасы 0,0026 булганда, чынлыкта 0,08 грамм тәшкил итте. Утыз тапкыр чамадан арту. Газета укучыларның башын химик элементларны санап катырырга теләмим. Бу белгечләр эше. Шуны гына билгеләп үтәсем килә, төп производство буенча атмосфера һавасын пычрату чыганаклары булып кабул итү, саклау һәм кушып болгату сыемнары, резервуарларның махсус клапаннары, авто- һәм тимер юл цистерналарының парландыру участоклары керә.

- Тотуол... Матур яңгырый. Химия заводы производствосының нинди зарарлы чималы аеруча куркыныч тудыра?

- Тотуол (метилбензол), сүз уңаеннан, бик көчле тәэсир итә торган агу. Әйтик, күкерт водородын нейтральләштерүче матдәләрне кулланганда чималның төп төрләренең берсе булып формалин тора...

- Район прокуратурасы нинди чаралар күрде?

- Беренче чиратта предприятие район суды карарын алды, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе нәтиҗәсеннән соң, район прокуратурасы судка мөрәҗәгать иткән иде. Карарда барлык шартлар һәм экологик закончалыкны бозудан арыну сроклары күрсәтелгән. Нәрсәнедер алар апрельгә кадәр, нәрсәнедер 2015 елның 1 июленә кадәр срокка башкарырга тиешләр, әмма инде бүген үк квартал саен санитар-сак зонасында атмосфераны пычратуны контрольдә тотарга, шулай ук атмосферага зарарлы матдәләр чыгару чыганакларыннан квартал саен инструменталь пробалар алырга, даими рәвештә сәнәгать зарарлы матдәләр чыгару җайланмасын чистартырга кирәк булачак. Моннан тыш, биредә көн саен чыгарылган газның пробалары алына һәм алар нәтиҗәләре буенча беркетмәләр район прокуратурасына җибәрелә. Әлегә барысы да яхшы, начар искә шикаятьләр дә белдерелми. Предприятиегә таләпләр исә аз түгел. Дәгъва язмаларының аерым пунктларын үтәгәнгә кадәр заводка барлык эшләрне максималь дәрәҗәдә киметергә, күләме ике тоннадан ким продукция җитештермәскә, җил төньяктан булганда 40 һәм 41 санлы чыганакларда технологик процессны башкармаска, 2015 елның 1 апреленнән ачыкланган кагыйдә бозулардан тулысынча арынганга кадәр күкерт водороды нейтральләштергечен әзерләү буенча җайланма эшчәнлеген туктатырга. Һәм химия заводы җитәкчелеге дә прокурорның барлык таләпләрен кабул иткән. Предприятиегә ачыкланган табигатьне саклау закончалыгын бозудан арыну өчен,ә алар 10 пунктны тәшкил итә, миллионнарча сум акча таләп ителәчәк.

- Димәк, замандашларыбызга легендар ГРЭСны төзү чишмә башында торган өлкән буыннан андый мирас кабул итеп алынган инде. Әйе шуннан бирле Урыссуда тулаем якты киләчәк төзү эше башланган. Эре предприятие үзе үк инде социаль объектлар - төзүчеләр һәм белгечләр өчен йортлар, һәм барлыкка килгән гаиләләрдәге нарасыйлар өчен балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзүне күздә тота... Шәһәр төзелеше планыннан башка. Оператив рәвештә. Сугышка кадәрге чор, сугыш, сугыштан соңгы вакыт. Һәм нәтиҗә буларак, Урыссуда сәнәгать зонасы, торак фонды тыгыз элемтәдә үсеш алган. Урак белән чүкеч - СССРның төп дәүләт символы кебек.

- Сарказмыгыз урынлыдыр, бәлки. Иң мөһиме - проблемадан йөз чөермәскә, ә аны хәл итәргә кирәк. Чөнки без район кешеләренең экологик яктан имин шартларда яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев