Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуның “IT-Чемпион”нарын IPad планшетлары көтә

Мәктәп укучылары арасында игълан ителгән "IT-Чемпион" бәйгесенең икенче этабында җиңү яулаучылар тиздән үз бүләкләрен алачак.

Бу юлы уңыш Урыссуның 3 санлы урта мәктәбе укучысы Салават Ганиевка һәм Урыссуның 2 санлы урта мәктәбе укучылары Нияз Хәйруллов, Алинә Гәрәевага елмайды. Искәртәбез, бәйге укучыларның өлкәннәргә электрон уңайлыклардан файдалануда ярдәм күрсәтүен максат итә. Ягъни, мәктәп балалары өлкәннәргә өйдәге компьютер аша гына коммуналь түләүләрне гамәлгә ашыруда булыша. Җиңүчеләрне, нәкъ менә электрон уңайлыклардан даими файдалануга иң күп кешене җәлеп итә алган укучыларны IPad планшетлары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X