Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның ЮХИДИ бүлеге мәктәп лагерьларына йөрүчеләренә велосипедчылар конкурсы оештырды

Урыссу мәктәп яны лагерьларында йөрүчеләр өчен Урыссудагы 2 санлы мәктәп базасында велосипедны фигуралы йөртү конкурсы үткәрелде.

Чара "Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" филиалы һәм районның ЮХИДИ бүлеге тарафыннан оештырылды. Яшь велосипедчыларга "елан", "сигезле" ясап йөрү һәм башка катлаулы маневрлар башкару буенча үз осталыкларын күрсәтергә кирәк булды. Ярышта катнашырга ике дистәдән артык бала теләк белдерде. Аларның кайберләре биремнәрне җиңел һәм тиз үтәде, икенчеләренә күп көч түгәргә һәм велосипедта йөрү осталыгын камилләштерергә кирәклекне аңларга туры килде.
Филиал директоры Рәзидә Игнатьева, нәтиҗәләр ясап, конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде. Аларның тырышлыгын һәм ихтыяр көчен билгеләп үтте. Барлык конкурста катнашучыларга бүләкләр һәм юлларда үзеңне куркынычсыз тоту буенча буклетлар тапшырылды, ә иң яхшылар тагын велосипедта йөрү өчен экипировка белән бүләкләнде. Финишка җитүдә аерым тырышлык күрсәткән конкурсантларга тагын дәртләндерү призлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X