Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу музыка мәктәбенең яшь музыкантлары“ КамАЗ дусларын җыя” фестивальенда катнаштылар

Урыссу балалар музыка мәктәбенең яшь музыкантлары Чаллы шәһәрендә икенче тапкыр узган яшь башкаручыларның "КамАЗ дусларын җыя" Халыкара фестиваль-конкурсында катнаштылар.

"Фортепиано" номинациясендә Адель Якупов II дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды, Ильяс Галимуллин I дәрәҗәдәге дипломант исемен яулады, Марк Сачков катнашучы дипломын алды. "Чиртеп уйный торган кыллы инструментлар" номинациясендә "Балалаечка" дуэты, жюрины үз осталыгы белән сөендереп, III дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды, ә "Балалаечка" триосы I дәрәҗәдәге дипломант исемен алды. Музыкантларыбыз хәтерендә чара Мәскәүдән, Чаллының үзеннән, Түбән Камадан, Минзәләдән, Казаннан, Мамадыштан, Алабугадан һәм башка шәһәрләрдән килгән күп санлы катнашучылар, концертта катнашу сәбәпле дулкынлану, үз чыгышыңны озак көтү, конкурста яңгыраган шәп музыка белән калачак һәм алар шулай ук Казан дәүләт консерваториясеннән, Мәскәү үзәк музыка мәктәбеннән жюри әгъзалары белән танышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев