Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу татар гимназиясендә төбәкара фәнни-гамәли конференция узды

Урыссу татар гимназиясендә "Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында" дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.

Конференцияне уздыру инициативасы белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Ютазы бүлеге җитәкчесе Наилә Хөснетдинова чыкты. Чарага ут күршеләребез Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт районнарыннан Бөтендөнья татар конгрессының район бүлекләре җитәкчеләре, милли тәрбия өчен җаваплы булган мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, "Бөгелмә авазы", "Альметьевские вести" газеталарының баш мөхәррирләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар чакырылган иде. Чараның татар теленә, гореф-гадәтләренә өстенлек бирүче гимназиядә узуы да юкка түгел. Ишек төбеннән үк милли киемнәр кигән егет белән кыз татар халкының татлы ризыгы - чәк-чәк белән саф татар телендә исәнләшеп каршы алдылар. Гимназия фойесында район укучыларының кул эшләреннән күргәзмә белән танышырга мөмкин иде.

Район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин килгән кунакларны кыскача гына районның социаль-икътисади торышы белән таныштырып үтте. Чыгыш ясаучылар мәгърифәт юлында лаеклы урын биләүче татар хатын-кызларыбызга мәдхия җырлады. Ә чараның төп максаты - җыелучыларны якты дөньяда нибары 25 ел гына яшәвенә карамастан, замандашларында иң матур истәлекләр генә калдырган гүзәл зат - шагыйрә һәм публицист-мөхәррир Фатыйма-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзованың тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштыру иде. Сәлимә Шәрәфиева исемендәге "Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү" музее директоры Гөлнара Хәмидуллина җыелучылар игътибарына әлеге гүзәл зат язмышын бәян итте.

Баулы, Бөгелмә, Азнакай районнарыннан килгән кунакларыбыз да узган гасырда яшәп иҗат иткән татар хатын-кыз зыялылары, үз районнарыннан чыккан мөгаллимнәр белән таныштырдылар. "Мәхмүт" мәчете имам-хатибы Ильяс хәзрәт Мәрданшин мәгариф һәм диннең бәйләнеше турында сөйләде. Конференцияне йомгаклап, Кәрәкәшле авылы мәктәбенә Фатыйма-Фәридә исемен бирү тәкъдиме белән чыккан Наилә Хуснетдинова катнашучыларның хуплавын тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев