Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу урамнарында камералар урнаштырылды

- Бу видеокамералар бистәбездә тәртип сакларга, криминаль хәлне яхшыртырга ярдәм итәчәк, - диде полиция подполковнигы Әнвәр Сәлимгәрәев.

Моның турында дүшәмбе иртәсендә бүлек һәм оешма җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә иҗтимагый тәртип саклау буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Әнвәр Сәлимгәрәев сөйләде. Бүгенге көндә барлык камералар да урнаштырылып беткән. Бистәдә тәртипне 15 җирдә урнаштырылган камералар саклаячак. Әлеге камераларны урнаштыру тәүлек буена кеше күп җыела торган урыннарда тәртип булдыруны да күздә тота.

Шулай ук киңәшмәдә эре һәм вак предприятиеләрнең НДФЛ салымын түләү-түләмәүләре буенча мәгълүматта бирелде. 2012 елның беренче ярты еллыгы белән чагыштырганда уңай динамика күзәтелсә дә, кайбер оешмалар әлеге күрсәткечне бозалар. Район башлыгы Рөстәм Нуриев барлык оешмалар да үзләренә йөкләнгән бурычны үтәргә тиешләр дип белдерде.

Киңәшмә барышында урак өсте белән дә таныштырдылар. Бүгенге көндә 60 процент уҗымнар инде җыеп алынган. Шулай да кайбер хуҗалыкларга эшне тизләтергә кирәк әле, дигән максат та куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев