Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу ветераны Анастасия Служаева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар алды

Күптән түгел ветеран педагог Анастасия Служаева үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Чәчләренә чал төшкән әбине котларга социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, мәгариф хезмәткәрләренең Ютазы территориаль профсоюз оешмасы рәисе Валентина Орехова, иҗтимагый совет рәисе Рима Муллагалиева, Урыссудагы 1 санлы мәктәпнең ветераннар советы рәисе Людмила Афанасьева, Россия пенсионерлары берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Валентина Воробьева, Урыссу гимназиясе тәрбияләнүчеләре, туганнары һәм якыннары килгән иде. Үзен әле бик яхшы хис иткән тантана сәбәпчесе бүләкләр, чәчәкләр, Россия Федерациясе Президентының рәхмәт хатын, елмаюлар, изге теләкләр кабул итте. Әйе, аңа әле: "Афәрин!" дияргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев