Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу ял паркында гражданнар җыены үтте

Урыссу ял паркында үткән гражданнар җыенында нарасыйлар Татарстан Республикасының атказанган артисты Дилә Нигъмәтулина җырлары астында биеделәр, бу төбәгебездәге тыныч, имин тормышны артыгы белән раслый иде.

Җыен инициаторы булып "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе чыгыш ясады: район җитәкчелегенең халык белән мондый очрашулары республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә узды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, районның социаль-икътисади хәленә тукталып, муниципалитетларда старт алган һәм уңышлы тормышка ашырылучы социаль программаларда республика Хөкүмәтенең, шәхсән республика Президентың роленә аерым басым ясады.

- Күп фатирлы йортларны, мәгариф учреждениеләренә һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә капиталь ремонт, йорт яны территорияләрен, юллар һәм торак төзү һәм башка бик күп эшләр - бу масштаблы бурычларның барысы да республиканың финанс ярдәме, чараларны рациональ файдалану аркасында тормышка ашырыла, - дип билгеләп үтте җыелучылар алдында район башлыгы. - Авыл халкының да тормышы күпкә яхшырды. Торак пунктларны эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү дәвам итә: мисал өчен, кайбер авылларда суүткәргеч линияләр иллешәр ел дәвамында ремонтланмаган. Районның зур предприятиесен саклау максатында республика дәрәҗәсендә күп эшләнде: Урыссу ГРЭСын модернизацияләүгә инвестицион кертемнәр башланды. Якын киләчәктә урыссулылар әйберләр сатып алуга күрше Октябрьский шәһәренә йөрми башлаячак. Язга Октябрьский базасы территориясендә "Шифа" сәүдә үзәген төзү башланачак. Моннан тыш, биредә дүрт бер подъездлы биш катлы йорт төзү, һәм, бусы аеруча әһәмиятле, яңа эш урыннары булдыру күздә тотыла. Районның кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләреннән тыш, әлеге сәнәгать мәйданчыгының җир участогын арендалауга өч җитди резидент тәкъдим кертте.

"Миләшләрем, миләшләрем...", - дип җырлады республикада танылган җырчы күңел түрендәге иң саф хисләрне уятып. Бу тойгылар туган җиргә мәхәббәт, Россия Федерациясенең иң динамикалы үсеш алган, кискен мәсьәләләр дә дипломатия юлы белән чишелгән Татарстан Республикасы белән горурлану хисләре белән үрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев