Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу яшьләрен өлкән буынга тиңләшергә чакыралар

Урыссудагы 3 санлы мәктәптә "Өлкән буын үрнәгендә яшьләрне (укучыларны) рухи-патриотик тәрбияләү" темасына семинар узды.

Чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында үтте. Анда район башлангыч ветеран оешмалары рәисләре, район башкарма комитеты җитәкчелеге вәкилләре, мәгариф бүлеге һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчеләре, уку йортларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты.

Мәктәп директоры Лилия Таһированың үзе җитәкчелек иткән учреждение белән таныштыруыннан соң, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова ветераннар активына юбилей датасына багышланган чаралар буенча рекомендацияләр бирде. Алар җанлы һәм төрләндерелгән булсын өчен ул мәктәпләрдә искә алу вахталары оештырырга, һәйкәлләр өстеннән шефлык итәргә, яшьләр маршлары һәм буыннар маршлары уздырырга, фронт гаилә альбомнары конкурслары үткәрергә, сугыш балалары хатирәләрен язып алырга тәкъдим итте. Ютазы мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Резедә Ганиева семинарда катнашучыларга аларның укучыларының ветераннар белән ничек эшләүләре турында сөйләде. Балалар ветераннарга шефлык итә, аларга шәхси ярдәм күрсәтә, квартал саен "игелек атналары" үткәрә, өлкән буын өчен концертлар әзерли. Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең төп бурычы булып, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Җәмилә Ибраһимова сүзләренчә, физик яктан да, рухи яктан да сәламәт буын тәрбияләү тора. Бу юнәлештә өлкән сыйныф укучылары советы һәм китапханә бик актив эшли. Мәктәптә хәрби сборлар, "Батырлык дәресләре", хәрби-патриотик темага күп санлы чаралар үткәрелә. Яшьләрне рухи-патриотик тәрбияләүдә музейлар да катнаша. Музей белән элемтә, дип билгеләп үтте Кәрәкәшле төбәкне өйрәнү музее директоры Гөлнара Хәмидуллина, укыту-тәрбия процессын баета. Музей хезмәткәрләре тикшеренү эшләре алып бара, музейны яңа экспонатлар белән тулыландыра, укучыларның экскурсияләрен һәм ветераннар белән очрашулар үткәрә. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова актив эшчәнлекләре өчен Димтамак авылы ветераннар советы рәисе Ренат Әхмәдишинга һәм Ютазы авылы ветераннар советы рәисе Нәкыя Шәрәфиевага рәхмәт белдерде. Семинар Курск сугышының 70 еллыгына багышланган ачык дәрес белән тәмамланды, ул сигезенче-тугызынчы сыйныф укучылары белән үткәрелде. Курск дугасындагы алышлар турында педагогик хезмәт ветераны Валентина Новикова бәян итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев