Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуда 2014 спорт елы нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чара узды

Узган җомгада район мәдәният йорты сәхнәсендә 2014 спорт елы нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чара узды.

Районда физик культура һәм спортны үстерүгә һәрвакыт җитди игътибар бирелде, - дип ассызыклады үзенең чарага җыелучылар алдында чыгышында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова.

- Статистик күзәтүләргә анализ, барлык район халкының 38 процентка якыны спорт белән шөгыльләнүен күрсәтте. Моңа районның спорт базасы яхшыру да булышлык итте: спорт мәйданчыклары Урыссу бистәсендә, Кәрәкәшле, Ютазы һәм Димтамак авылларында төзелде. "Батыр" спорт комплексы базасында волейбол һәм милли көрәш буенча ярышлар үткәрелә, балалар иҗаты үзәгендә спорт профилендәге җиде түгәрәк эшли. Хоккей кортлары эше активлаштырылды, велопрокат сорау белән файдалана. "Дубравушка"да яңа туклану блогы ачылу чаңгы-прокат базасы эшен төрле яклап оештырырга мөмкинлек бирде. Район башлыгы Рөстәм Нуриев район спорт тормышын үстерүдә лидерлар булып чыгыш ясаган предпиятиеләргә рәхмәт белдереп, калганнарның игътибарын аларга кушылу мөһимлегенә юнәлтте. Үзенең чыгышында ул тренерлар хезмәтенә, яңа җиңүләр белән районның спорттагы уңышлары маясын тулыландыручы, көндәлек тренеровкаларга күп сәгатьләр сарыф иткән спортчыларның үзләренең рухи-ихтыяри сыйфатларына аерым басым ясады. Район башлыгы кулларыннан рәхмәт хатларын аеры уңышларга ирешкән спортчылар, тренерлар һәм предприятиеләр җитәкчеләре кабул итеп алды.

Район спартакиадасы нәтиҗәләре буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов район мәктәпләренә, җирлекләренә һәм предприятиеләренә спорт инвентаре сатып алу өчен сертификатлар тапшырды.

Врезка. Чаңгыда узышу: 2013-2014 ел сезонында алтын медаль, шәхси һәм команда зачетларында Татарстан Республикасы чемпионатында - алтын, спорт мастерына кандидат нормативы үтәлгән. Бокс: ТР чемпионатында - алтын һәм көмеш, ТР беренчелегендә җиңү, Идел буе федераль округы беренчелегендә - бронза, спорт мастерына кандидат нормативы үтәлгән. Грек-рим көрәше: куелган бурычлар үтәлгән. Гер спорты: Халыкара турнирда икенче һәм өченче урыннар. Футбол, хоккей: кече шәһәрләр беренчелегендә беренче-өченче урын, яшь футболчыларда - беренче һәм икенче урыннар. Өлкәннәр командасы Казандагы Бөтенроссия турнирында алтын медаль яулаган, Екатеринбургта - көмеш призер, шулай ук ТР Кубогында көмеш медаль яуланган. Җиңел атлетика: Идел буе Федераль округы беренчелегендә - дүртенче һәм бишенче урыннар, Россия беренчелегендә катнашу. Ядрә ыргыту буенча Бөтенроссия турнирында җиңү. Сигез ел эчендә беренче тапкыр безнең тәрбияләнүче республика җыелма командасына кертелде. ТРның шәхси команда беренчелегендә безнең спортчыларга тиңнәр булмады - тугыз (!) призлы урын. Баскетбол: мәктәп лигасы КЭС-баскет ярышларында дүртенче урын алынган. Картинг: барлык рәсми ярышларда катнашу бурычы үтәлә. Милли көрәш: билбау көрәше буенча ТР чемпионатында - икенче һәм өченче урыннар. ТР беренчелегендә һәм Бөтенроссия турнирында өченче урыннар. Волейбол: ветераннар ярышлары кысаларында хатын-кызлар җыелма командасы икенче, 35 яшькә кадәрге ирләр җыелма командасы - шулай ук икенче урын яулады, әлеге спорт төре ветераннары җиденче урынны алды. ТР чемпионатында хатын-кызлар җыелма командасы алтынчы урынга чыкты, бу яхшы нәтиҗә. Самбо: тәрбияләнүчеләр барлык рәсми булмаган ярышларда катнаша. Йөзү: ике еллык тренировкаларның зур булмаган нәтиҗәләре бар - йөзү ярышы буенча ТР беренчелегендә 80 катнашучы арасында 31нче урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X