Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуда төзекләндерү программасы буенча 9 күп фатирлы йорт ишек алды тәртипкә салыначак

Йорт алды территорияләрен төзекләндерү программасы буенча быел Урыссу бистәсенең тугыз күп фатирлы йорт ишек алды тәртипкә салынырга тиеш.

Район башкарма комитетының инфраструктура бүлеге белгечләре биргән мәгълүматларга караганда, бу эш барлыгы 4552,3 квадрат метрда башкарыла. Төзекләндерү чараларына 4 миллион сумнан артык акча сарыф итү күздә тотыла.

Бүгенге көндә планда каралган тугыз йортның бишесендә - Урыссу урамы буенча 66, Пионер урамы буенча 6 һәм 9, Пушкин урамы буенча 72 һәм 91 санлы йорт алды территорияләрен тәртипкә салу эшләре тәмамланган. Бүгенге көндә Чкалов урамындагы 33, 35, 37 санлы йорт ишек алларын төзекләндерү бара. Сез бу ремонтны озак көттегезме дигән беренче соравыма беренче очраган кешегә мөрәҗәгать иттем.

- О-о, бик озак көттек, йортлар куллануга тапшырылган көннән алып ремонт кергәнен бер дә хәтерләмим. Төзүчеләр эшне зур оешканлык белән алып баралар. Бүген трактор вак таш тигезләүгә керешкәндә, иртәнге сигез сәгать тулырга да өлгермәгән иде әле. Хәзер без зур түземсезлек белән йортларыбызга капиталь ремонт керүен көтәбез. Бистәдә, мөгаен, безнең йортлардан да шыксыз һәм тузган торак башка юктыр. Бәлкем, кайчандыр безнең йортларга тагылган "өч дуңгыз" кушаматы бервакыт телләрдән төшеп калыр.., - диде исемен әйтергә теләмәгән ханым.

Ә менә әлеге өч йортларның берсендә яшәп кенә калмыйча, бу тораклар белән идарә итүче "Маяк" ширкәтендә эшләүче Виктор Терентьев исә әңгәмәгә бик тә ачык кеше булып чыкты.

- Барысы да ошый. Бу көнне бик озак көттек. Нинди эшләр башкарыламы? Эшчеләр беренче эш итеп йорт нигезләрен ныгытып чыктылар. Йорт алды территориясен төзекләндерүне алар иске асфальтны кырып түгүдән башладылар. Аннан соң, бордюрлар урнаштырып, чуерташ салдылар, аннан соң ком түшәделәр, бүген менә вак ташны тигезлиләр. Асфальт салучы техника килергә дә озак калмыйдыр инде. Тик менә 35 санлы йорт ишегалдында, автомашиналарга туктау урыны ясау сәбәпле, балалар өчен уен мәйданчыгының тарая төшүе генә күңелгә хуш килеп бетми.

- Кайбер яшәүчеләргә машина йөри торган юлны ремонтлау сарай һәм гаражларга чыга торган йорт башы белән чикләнүе дә ошамый...

- Чынлап та бу шулай. Әнә үзегез үк күрәсез - хәрәкәтне чикләп, бордюрлар урнаштырылган. Бу, әлбәттә Алла сакласын, бер-бер бәхетсезлек булып, "ашыгыч ярдәм" каретасы яисә янгын сүндерү машинасы хәрәкәтендә дә тоткарлыклар тудырачак. Тиешле хезмәтләргә мөрәҗәгать итеп карадык, анык җавап бирүче булмады, проект шундый дип кенә котылдылар. Ә бит барыбер кешеләр үз гараж һәм сарайларына юлны җайлаштырачаклар, адәм баласында фантазия җитәрлек...

Агымдагы атнада Куйбышев урамындагы 5 санлы йорт ишек алды рәткә салына башлаячак. Күп фатирлы йорт алды территорияләрен төзекләндерү сентябрь ахырында тәмамланырга тиеш, дип белдерделәр районның инфраструктура бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев