Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуда яңа зират ачылды

Узган шимбәдә район үзәгендә мөселман зираты ачылды.

Вакыйга уңаеннан яңа зират капкасы янында ислам дине вәкилләре җыелган иде. Аларга мөрәҗәгать итеп, Татарстанның көньяк-көнчыгыш казыяте казые, районның имам-мөхтәсибе, "Фәнис" мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин зиратның кешенең мәңгелек йокыга талу урыны булуын билгеләп үтте. Һәм мондый урынны сайлауга кешенең тиешле мөнәсәбәт күрсәтүе зарур. Үз чиратында, район башлыгы Рөстәм Нуриев район җитәкчелегенең ютазылыларның дингә ышану мәсьәләсенә зур ихтирам белән каравына басым ясады. Православие диненә дә, ислам диненә дә бер дәрәҗәдә игътибар күрсәтелә. Марсель Шәйдуллин район башлыгы чагында район җитәкчелеге чиркәү төзүгә күп ярдәм күрсәтте. Хәзерге вакытта исә ислам дине тарафдарларына да мөселман зираты өчен урын бүлеп бирү мөмкинлеген таптылар.
Яңа зират ачу - иске каберлекләрне төзексез хәлдә калдыру дигән сүз түгел, дип ассызыклады Нуриев. Киләсе шимбәдә православие һәм мөселман зиратында өмә үткәреләчәк. Христианнар зиратының ихатасын тәртипкә китерү, мөселман зиратын куаклыклардан арындыру мәҗбүри.
Әлеге изге эштә күп кенә сәнәгать предприятиеләренең булышлык күрсәтүе билгеләп үтелде. Мәсәлән, имам-мөхтәсиб Марат хәзрәт "Электросоединитель" заводын (җит. Рәшит Нәбиуллин), Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һә материаллары комбинатын (җит. Илһам Сафин), "Урыссу җылылык челтәрләре" җәмгыятен (җит. Равил Шәйгарданов) һәм башкаларны әйтеп узды.
Чыгышлар тәмамланганнан соң, адәм баласының мәңгелек йортын изгеләштерүче дога авазлары яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев