Урыссуда яшәүче Анна Чирковага һәм Мария Зайцевага юбилей медальләрен тапшырдылар
Ветераннарга медальләр тапшыру төгәлләнеп килә. Агымдагы атнада Урыссуда яшәүче Анна Чирковага һәм Мария Зайцевага Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшырдылар.
Бу көнне ветераннарны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, Ютазы районы ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова котладылар. Аларга сәламәтлек, тыныч тормыш, аяз күк йөзе теләделәр. Джанна Волкова сүзләренә караганда, агымдагы атнада Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "георгий тасмасы" акциясе старт алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев