Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуда яшәүчеләрне безнең автобусларның торышы канәгатьләндерми

Әмма бу проблеманы хәл итәме соң? Редакциягә мөрәҗәгать иткән кайбер бистәдә яшәүчеләрне безнең автобусларның торышы канәгатьләндерми.

Гомуми файдаланудагы транспорт чаралары салоны, шылтыратучы пенсионерларның фикере буенча, җитәрлек дәрәҗәдә чиста түгел, тәрәзә пәрдәләре майланып беткән. Автобусларны атнага бер тапкыр булса да юып булмыймы, - дип кызыксына ул.

- Мин моның белән килешә алмыйм, - дип җавап кайтарды безнең запроска транспорт оешмасы җитәкчесе Ришат Хәбибрахманов. - Автобуслар һәр атна саен мойкага җибәрелә. Урындыклар чистартыла, пәрдәләр юыла. Әлбәттә, һәркемнең үз фикере. Ничек кенә булмасын, дәгъвалар исәпкә алыначак.

Килешәбез, һәр якның вазгыятькә үз карашы. Пассажирлар уңайлы булуын тели, оешма җитәкчелеге аларны артык таләпчән, дип исәпли. Әмма дәгъвалар белән генә проблеманы хәл итеп булмый. Мөгаен, һәр якның үзенә җаваплылык алырга тиешлегендәдер - автотранспорт хезмәтләреннән файдаланучылар чүпләмәскә, бозмаска (идәндәге билетлар, конфет кәгазьләре, урыныннан купкан тоткычлар, тышланган материалга язылган әдәпсез сүзләр, урындыкларга түгелгән сыекчалар - болары факт), ә транспортчыларның автобусларны график буенча түгел, пычрану дәрәҗәсенә карап юулары зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X