Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуда йөзенче бала туды

Дүшәмбе көнне, 17 августта, Урыссу хастаханәсе тудыру бүлегеннән 2015 елда туучылар исемлегендә йөзенче баланы өенә озаттылар.

Бәхетле әти-әни - Ләйсән һәм Руслан Сәйфетдиновлар кызларына Аделина дип исем кушканнар. Ул затлы кызларга хас булганча һәм әти-әнисенә ярарга тырышкандай, елап тормады, үзен бик тыйнак тотты. Шуның белән тудыру бүлегенә җыелучыларның елмаюларына сәбәпче булды. Кыскасы, уймак иренле, алсу йөзле... Кемгә охшаганмы? Мөгаен абыйсы Камилгәдер. Ул инде бөтенләй зур - аңа хәзер өч яшь.

- Ул балалар бакчасында, әмма тормышында кече сеңлесе барлыкка киләчәген белә, көтә, - ди гаилә башлыгы.

- Урыссу бистәсендәге йөзенче бала үзенең дөньяга килүе белән үз даирәсендә күңелле шау-шу уятты. Загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова Сәйфетдиновларны әлеге күңелле вакыйга белән котлады һәм зур булмаган бүләк тапшырды.

- Тагын килегез, - дип теләделәр тудыру бүлеге хезмәткәрләре, тантана сәбәпчеләрен елмаерга мәҗбүр итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев