Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссудагы 1 санлы балалар бакчасында Белем көнен үткәргәннәр

Урыссудагы 1 санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен дә Белем көне истә калачак.

Бу яшьтәге балалар әлеге көннең нинди көн булуын аңлап җиткермәүләренә дә карамастан, педагоглар ул күңелле узсын дип тырышкан. Балалар бакчасында иртәннән бирле бәйрәм мохиты хөкем сөрде. Музыка залы төсле шарлар һәм мәктәп турында рәсемнәр белән бизәлгән иде. Балалар янына бәйрәмгә шук әкият персонажлары килде. Балалар бердәм җырлар башкарды һәм уеннар уйнады. Ахырда Белмәмеш аларга бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев