Урыссудагы 2 санлы бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында чара үтте
Урыссудагы 2 санлы балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча күңел ачу чарасы үткәрелде.
Урамнарда төрле вәзгыятьләрне чагылдырган, уйлап чыгарылган сюжетлар буенча уеннарны педагоглар кызыклы, мавыктыргыч формада оештырган. Бу кечкенәләргә белемнәрне һәм күнекмәләрне, юл хәрәкәте системасының төп төшенчәләрен үзләштерергә һәм юлларда үзеңне тотыш кагыйдәләрен ныгытырга мөмкинлек бирә. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү - ул тормыш ихтыяҗы, дип саный балалар бакчасы педагоглары, шуңа күрә мондый чаралар һәрвакыт актуаль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев