Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең яшь инспекторлары “Куркынычсызлык прогнозы” акциясендә катнаштылар

Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең яшь хәрәкәт инспекторлары ЮХИДИның Ютазы бүлеге хезмәткәрләре уздырган "Куркынычсызлык прогнозы" дип аталган мәгълүмати-пропагандистик кампаниядә катнаштылар.

Әлеге кампаниянең максаты булып юл хәрәкәтендә катнашучылар игътибарын һава шартлары үзгәрешләренә юнәлтү юлы белән район юлларында авариялелекне киметү торды. Транспорт йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп, яшь инспекторлар аларга начар һава шартларында чиктән тыш игътибарлы булу үтенечен генә түгел, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне дә, балаларны автокреслоларда йөртү мөһимлеген дә, руль артына исерек хәлдә утырмау зарурлыгын да җиткерделәр. Акциядә катнашкан һәр автомобиль йөртүчегә алар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына мәгълүмати газета һәм блокнот бүләк иттеләр. Транспортчыларның яшь хәрәкәт инспекторларына үтенече исә - машина юлын аркылы чыгу кагыйдәләрен бозмау, булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев