Урыссудагы 4 санлы мәктәптә “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” темасына проектлар якладылар
«Спорт - зарарлы гадәтләргә альтернатива» акциясе кысаларында Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең 4 сыйныфында "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" темасына проектлар яклау узды.
Чараны башлангыч сыйныфлар укытучысы Мария Азаматова әзерләгән. Укучылар "Зарарлы һәм файдалы гадәтләр", "Зарарлы азык-төлек", "Спорт - сәламәтлек нигезе" проектлары белән чыгыш ясадылар. Собир Халматовның "Минем яхшы гадәтем - иртәнге күнегүләр" проекты җиңүче дип табылды. Эш муниципаль бәйгегә җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев