Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссудагы коррекцион интернат-мәктәптә капиталь ремонт башланды

Урыссудагы коррекцион интернат-мәктәптә ниһаять озак көтелгән капиталь ремонт башланды.

Әлеге мәктәп күптәннән инде капиталь ремонтка мохтаҗ иде. Бистәнең беренче корылмаларына кергән аның корпуслары эчтән дә тыштан да сизелерлек таушалды. Уку йорты директоры Илдар Дусәлимов сүзләре буенча, быел мәктәп коррекцион мәктәпләрне капиталь ремонтлауның президент программасына кертелгән. Республика хөкүмәте карары белән Мәгариф һәм фән министрлыгы аша аңа 30 625 сум акча бүленгән. Бу акчага йокы һәм уку корпуслары, шулай ук матерской бинасы ремонтланачак. Су белән тәэмин итү, канализация системалары, электр челтәрләре, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылачак, фасадлар яңартылачак. Хәзерге вакытта йокы корпусында һәм мастерскойда иске түбәне яңасына алыштыру эшләре бара. Район башкарма комитетының инфраструктура бүлеге мәгълүматлары буенча эшләр август башында тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X