Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулы Гөлчәчәк Вәлиеваның республика программасы буенча алган фатиры 200 меңгә генә төшкән

Районда соңгы биш елда 42 567 квадрат метр торак файдалануга кертелгән, шуның 2015 ел планнарына 8000 мең квадрат метр билгеләнгән: бүгенге көндә 6807 квадрат метр файдалануга тапшырылган, димәк, 1193 квадрат метрын ел ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла.

Торак сәясәте бүлегендә хәбәр итүләренчә, "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" программасы буенча 2015 елда дүрт яшь өчен 3 млн 808 мең 350 сум бүленгән. Ятим балаларны торак белән тәэмин итүне тормышка ашыру кысаларында, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган яшь кеше өчен Кәрәкәшле авылында шәхси йорт төзелә. Бүленгән участокта шулай ук хуҗалык корылмалары, мунча төзү күздә тотыла. Өй туен ул ел ахырына кадәр билгеләп үтәргә тиеш. Моннан тыш, яшь гаиләләрне тәэмин итү программасы буенча быел биш һәм аннан күбрәк балалары булган ике гаиләгә фатир сатып алуга 4 млн сумнан артык суммага торак сертификатлары тапшырылды. Төзелеш тыкырыгы, 3 адресы буенча ике фатир "Социаль ипотека" программасы буенча бүленгән. Шул ук йортта 41 гаилә "Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү" программасы кысаларында фатирлар сайлап алган. Фәнис Кәримов урамы буенча 10 һәм 12 санлы йортларда фатирлар сайлаячак 16 гаиләгә үзләренең иске торакларын калдырып китү күздә тотыла.

- Урыссу бистәсенең Фәнис Кәримов урамы буенча шулай ук ветераннар өчен йорт төзү планлаштырыла, - дип билгели торак сәясәте бүлеге начальнигы Литфия Мөхәммәтҗанова.

Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы, мөгаен, республика программаларының иң актив тормышка ашырыла торганнарының берседер. Башта торакка мохтаҗ булучылар исәбендә 268 ветеран тора иде, бүген - 16.

Әлеге материалны әзерләгәндә, районның яңа төзелгән йортларының берсенә урнашкан бәхетле хуҗалар белән аралашасы килде. Чөнки хрущевкалар, кечкенә гаиләлеләр өчен фатирлар, тулай торак, коммуналкалар турында урыссулылар ишетеп кенә белми, сугыштан соң яшәүчеләрнең тормышы бөтенләй землянкалар белән бәйле. Бүген Татарстанда йортлар төзелеше, аерым алганда безнең районда, яңа дәрәҗәгә чыга - торакта яшәячәк кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, уңайлы итеп төзелә.

- Яңа торакка, ә ул безнең ике бүлмәле, куанып туя алмыйбыз, - дир елмая ике бала анасы Гөлчәчәк Вәлиева. - Торак шартларын яхшырту буенча чиратта без сигез ел тордык. Сүз уңаеннан, без фатирны яшь гаиләләргә ярдәм итү программасы буенча алдык. Бу шәп торакка безнең өлешебез бары 200 мең сум булды, калган өлеше - дәүләт ярдәме. Ирем белән без күпме тырышып эшләсәк тә, мөстәкыйль рәвештә мондый уңайлы торак сатып алу өчен акча җыеп булмады. Президент программасына рәхмәт, мондый социаль проектлар күбрәк булсын иде.

Районда биш елда файдалануга торак тапшыру:

- 2011 елда 5851 кв. м тапшырылган;

- 2012 ел планында - 6000 кв. м. булган, 7510 кв. м. тапшырылган;

- 2013 ел планында - 8000 кв. м. булган, 10 657 кв. м. тапшырылган;

- 2014 ел планында - 6300 кв. м. булган, 10 639 кв. м. тапшырылган;

- 2015 ел планында - 8000 кв. м., бүгенге көнгә 6807 кв.м. тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев