Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулы Мөгаллимә Гәрәйшина Путиннан тәбрикләү открыткасы алды

Урыссу бистәсендә яшәүче Мөгаллимә Газизулла кызы Гәрәйшина күптән түгел гомеренең туксан яшьлек чиген атлап чыкты. Аның өлешенә бу озын гомер эчендә күп авырлыклар төшкән, әмма нык характеры һәм какшамас ихтыяры сыгылмаска һәм башын горур тотып алга атларга мөмкинлек биргән.

Мөгаллимә ханым элек Ютазы районы чигендә урнашкан Тымытык районыннан. Күпчелек авыл балалары кебек аңа да балачактан эшкә җигелергә туры килгән. Үгез дә җиккән ул, молотилкага көлтәләр дә ташлап торган. Уналты яшендә кыз техникумга хисапчы булу өчен укырга кергән. Дипломын ул сугыш башланганда алган һәм шул ук елны Сарлы авылы кулланучылар җәмгыятенә хисапчы итеп җибәрелгән. Ә бу авылдан аны чак кына армия хезмәтенә җибәрми калганнар. Җирле җитәкчелек үз кешесен сугышка җибәрмәс өчен хәрби комиссариатка аны юнәлткән. Анда ул комиссия узган, хезмәткә яраклы дип табылган һәм су асты көймәсенә хезмәткә юнәлтелгән. Әмма бөтен район кулланучылар җәмгыятенә бердәнбер белгечне райком алып калырга мөмкинлек таба. Сугыш еллары хакында Мөгаллимә апа күзләрендәге яшьләрен сөртә-сөртә искә ала. Алар фронтовиклар өчен йон носки бәйлиләр, чүбегеннән - үзләренә. Солдатлар өчен мичтә бәрәңге киптерәләр, ә үзләре черек бүлбеләр белән туклана. Сугышның соңгы елында Мөгаллимә фронттан яраланып кайткан Галимҗанга кияүгә чыга. Бу шундый кытлык еллар була ки, ул хәтта сәүдә өлкәсендә эшләп тә, туй токмачына бер уч он тапмый.
1952 елда, ирле-хатынлы Гәрәйшиннар, ике балалары тугач, Урыссу бистәсенә күченеп килә. Мөгаллимә апа поселок кулланучылар берләшмәсенә хисапчы булып урнаша, ә югары белем алган тормыш иптәшенә дәүләт банкы начальнигы вазифасы тәкъдим ителә. Әлеге җаваплы постка ул барлык калган гомерен багышлый. Гаилә башлыгы 28 ел элек дөнья куйган. Тагын ике елдан соң, үзенең туган көнендә, мәкаләбез героена кабат үкенечле югалту кичерергә туры килә. Автоһәлакәткә эләгеп, кызы, кияве һәм кечкенә оныгы үлә. Әмма бу авыр югалтулар аның рухын сындырмый. Һәм шушы яшендә дә ул үзенә тумыштан бирелгән гаделлек һәм намуслылык хисенә хыянәт итми. Аның горурланырлык урыны бар. Барлык өч баласына да ул югары белем бирә. Алар барысы да яхшы укый, кызыл диплом ала. Хәзерге вакытта улы төньякта яши, озак еллар дәвамында почта элемтәсендә хезмәт куя. Икенче кызы, үзгәртеп кору елларында кызына лаеклы белем бирү өчен Парижга күчеп китә. Мөгаллимә апаның оныгы Франциядәге Наполеон чорында ук төзелгән мәктәптә белем алган. Ә хәзерге вакытта ул Сорбонна университетын тәмамлый һәм космик ракеталар җибәрүдә катнаша.
Юбилее көнендә юбилярны, сугыш ветераны толы Мөгаллимә Газизулла кызын халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев котлады һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан тәбрикләү открыткасы һәм район башлыгы Рөстәм Нуриевтан бүләк тапшырды. Соңгысына Мөгаллимә апа базын төзәттергәне өчен рәхмәтле. Ул тирә-юньдәгеләрнең үзенә ихтирам һәм игътибар күрсәтүен югары бәяли. Хәзерге вакытта Мөгаллимә апа ялгызы гомер кичерә, әмма шушы кадәр өлкән яшьтә булуына карамастан, фатирын идеаль чисталыкта тота. Иң яхшы киемнәрен киеп, кибеткә йөри, һәм тормыш авырлыкларына бирешергә җыенмый. Ул шундый нык кеше инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев