Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулы Раиса Давыдова 90 яшьлек юбилее уңаеннан РФ Президентыннан котлау алды

Сентябрь аеның беренче кояшлы иртәсендә урыссулы Раиса Давыдова үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

Бөгелмә якларында туып-үсеп, язмыш җилләре белән Ютазы районына килеп урнашкан Раиса Александровна гомеренең күп өлешен Урыссу бистәсендә уздыра. Гаилә кора, балалар табып үстерә. Урыссу ГРЭСында эшләп, лаеклы ялга чыккан Давыдованың тормышында барысы да шома гына бармый. Тормыш иптәшен, ике кызын югалту кайгысын кичергән хезмәт ветераны үзендә яшәү көче таба. Бүген ул күпсанлы оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә картлыкның түренә атлый. Тыл хезмәтчәне Раиса Давыдованы гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге исеменнән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова тәбрик итте. Ул ветеранга Россия Президентының котлау телеграммасын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X