Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулылар билгесез солдат батырлыгын искә алдылар

Мәңгелек ут янындагы постаметка чәршәмбе көнне 3 декабрьдә чәчәкләр ятты. Урыссулылар хәрби бурычларын үтәгәндә башын салган билгесез солдат батырлыгын бер минутка тын калып искә алдылар.

Билгаесез солдат көне илебез тарихында беренче тапкыр билгеләп үтелә. Әлеге көнне билгеләп үтү турында закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан илебез территориясендә һәм аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган һәм исемнәре билгесез булып калган совет һәм Россия хәрбиләренең үлемсез батырлыгы истәлеген мәңгеләштерү максатында кабул ителде. Нәкъ менә 1966 елның 3 декабрендә Мәскәү янында немец гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан билгесез солдатның җәсәде Мәскәү янында һәлак булган билгесез сугышчыларның туганнар каберлегеннән күчерелеп, Кремль янындагы Александровский бакчасына җирләнә.

Митингта катнашучылар алдында чыгыш ясап, район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова билгесез солдатларның исәпсез күплегенә һәм мондый көнне билгеләп үтү аларның һәрберсен хәтергә алу өчен мөһим булуына басым ясадылар. Аларны истә тоту безнең изге бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев