Урыссулылар газета аша сорау бирәләр
Урыссу бистәсенең Ленин урамы буенча 2 санлы йортта яшәүчеләр инфраструктура үсеше бүлегенең игътибарын үз йортларында капремонтны тәмамлау мөһимлегенә җәлеп итә.
Асылда, алар болай дик яза: "Узган елны безнең йортка капиталь ремонт керде. Тик подъездларга кул тимәде. Бу эш белән кем шөгыльләнәчәк, гомумән, ремонт эшләре тәмамланачакмы?"
Инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Фәнис Нәбиуллин болай дик җавап бирде: "Республикадан бирелгән акчалар хисабына йортны капиталь ремонтлау тулаем башкарылды. Подъездларны ремонтлауга килгәндә, 2014 елда бу эш идарә итүче оешма, ягъни "Восток" торак милекчеләре ширкәте хисабына үтәләчәк."
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев