Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулылар Горький урамындагы ташландык киоскны юк итәргә, дигән фикергә киләләр

Урыссулыларны Горький урамындагы ташландык киоск бик борчый.

- Урыссу бистәсе уртасында урнашкан киоск күрексез булу гына җитмәгән, ул берьюлы ике балалар бакчасында урнашкан. Аны күчереп булмыймени, җитмәсә, корылма эчендә антисанитария, - дип шылтыратты редакциягә урыссулыларның берсе.

Әлеге күптәннән эшләмәгән сәүдә ноктасының ни өчен һаман урынында торуы турында сорауны без район башкарма комитеты каршындагы территориаль үсеш бүлегенә юнәлттек.

- Бу киоск милек хуҗасыныкы булып тора һәм аны без үзбелдеклек белән алырга хокуклы түгелбез. - Безгә аның хуҗасы белән хәтта судлашырга да туры килде. Хәзерге вакытта аның белән сәүдә ноктасын күчерү өчен урын сайлау буенча сөйләшүләр алып барыла. Әмма рәсми процедурасы озак. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен без аңа шелтәләр белдердек, штраф төрендә административ җавапка тарттык, әмма бу аерым нәтиҗә бирмәде.

Без бу бәлале киоскта булдык. Тирә-юньдә зур булмаган чүп өемнәре ята иде, яртылаш сүтелгән корылма эчендә җиңелчә сидек исе килә. Якында чынлап та балалар учреждениесе булуын исәпкә алсаң, бу бер дә яхшы түгел. Биредә, әлбәттә, киоск хуҗасының үзенең проблемага аңлы карашы мөһим, ул үз корылмасы гаепләре булмаган балаларның сәламәтлекләренә янавын аңларга тиеш иде. Урыссулыларның үзләренә исә аны чүп оясына һәм бәдрәфкә әверелдерергә кирәк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев