Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулыларны этләрне йөртү буенча таләпләрне үтәмәгән өчен җавапка тарттылар

Узган елда этләрне йөртү буенча таләпләрне үтәмәгән өчен район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия ике урыссулыны җавапка тартты.

Административ тәэсир итү чаралары этләр хуҗаларына халык шикаятьләре буенча кулланылды. Аларга салынган гомуми штраф суммасы 2,5 мең сум тәшкил итте. Урыссу бистәсе муниципаль берәмлеге территориясендә төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләренә ярашлы, этләрне торак биналардан, шулай ук чикләнгән территорияләрдән гомуми ишегалларына һәм урамнарга алып чыгу кыска муенчак бавында һәм борынчыкта гына рөхсәт ителә. Этләрне урамда йөрткәндә, аларның хуҗалары тынычлык тәэмин итү буенча чаралар күрергә һәм исерек килеш йөртү тыела, - дип хәбәр иттеләр административ комиссия әгъзалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X