Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуның “Энергия” стадионында 28 августта бәйрәм чаралары үтәчәк

Хөрмәтле ютазылылар һәм район кунаклары, җомга кичендә, 28 августта "Энергия" стадионында Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары үтәчәк.

18 сәгатьтә бәйрәмне тантаналы рәвештә район хореография коллективларының һәм солистларының бию композициясе ачачак. Татар эстрадасы артистларының бәйрәм концерты 19 сәгать 30 минутта башланачак: ютазылылар игътибарына Татарстан Республикасының халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов үзләренең иң яхшы җырларын башкарачак. Үз концерт номерлары белән Казанның "Ворожея" ансамбле куандырачак. Республика көне 21 сәгать 30 минутта Уфа осталары тәкъдим иткән лазер шоуы һәм дискотека белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X