Урыссуның “Сөембикә” хореография коллективы ачык дәрес уздырды
Күптән түгел балалар иҗаты үзәгендәге "Сөембикә" хореография коллективының урта төркемендә ачык дәрес узды.
Тәрбияләнүчеләр хореография буенча беренче елдагы программаны уңышлы үзләштерүләрен күрсәтте. Коллективның сәнгать җитәкчесе Альбина Әхмәдишина билгеләп үтүенчә, укыту процессында файдаланылган төп принципларның берсе - баланың психофизик үзенчәлекләрен исәпкә алып, шәхси якын килү. Биредә шулай ук баланың хәтер, фикерләү, координация кебек сәләтләрен үстерүгә аерым игътибар бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев