Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуның Солнечный микрорайонында балалар бакчасы ачылды

Солнечный микрорайонда Республика көне уңаеннан өр-яңа балалар бакчасы ачылды.

Ютазы районы халкы җөмһүриятебезнең туган көнен елның-елында зур төзелешләр белән каршы ала, аны матур эшләре белән билгеләп уза. Үзебезнең район төзүчеләре үк бөтен замана таләпләренә туры китереп тергезгән "Нур" мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесенең тантаналы шартларда үз ишекләрен ачуы - бәйрәм көнне нур өстенә нур булды.

Татар халкының милли киемен киеп алган нәни кызчык Арина Шәрәфиева үзенең самими шигырь юллары белән танатна кунакларын - район башлыгы Рөстәм Нуриевны, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеровны, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунинны, Баулы шәһәре һәм районы башлыгы Рамил Гатиятуллинны, башка бик күп санлы кунакларны елмаерга мәҗбүр итте.

- Кайчандыр бу урынның дала булуын хәзер күз алдына да китереп булмый. Бүген биредә бик күпләр озак еллар дәвамында хыял булып яшәгән уй-ниятләрен гамәлгә ашыра: йорт-җир тергезә. Әмма алар бу эшне башлаганчы бу җирләргә район башкарма комитеты көче белән инфраструктура уңайлыклары тоташтырылды. Тормыш бер урында гына тормый. Солнечный микрорайонында социаль-көнкүреш объектларының хаҗәт булуы да үзен көннән-көн ныграк сиздерә башлады. Һәм менә без бүген 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасын ачу тантанасына җыелдык. Аны җирле төзүчеләр тергезүе бу көнгә тагын да тантаналык өсти, - дип билгеләп узды Рөстәм Нуриев.

Ютазы районы халкы белән беррәттән Республика көнен бәйрәм итүдән генә түгел, "Нур" балалар бакчасын ачу тантанасында катнашудан да шатлык кичерүен Ришат Әбүбәкеров та хәбәр итте:

- Килгән саен Ютазы районының уңай якка үзгәрүен күреп сөенмичә мөмкин түгел. Бу эшләр, һичшиксез, яшәүчеләр кәефендә дә чагылыш таба. Һәм мин киләчәктә дә менә шундый иҗади хезмәтегезнең дәвам итүен телим.

Дәрәҗәле кунак күңелле миссия дә башкарды - мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүне күз уңында тотучы хәйрия фонды учредителе Ришат Әбүбәкеров инвалид балаларга Азалия Мөхәммәтшина белән Иван Майоровка ноутбуклар тапшырды.

Леонид Якунин заманча шартларда төзелгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнәчәк сабыйларның, аларның әти-әниләренең шатлыгын уртаклашты. Депутат, тышкы яктан ук сөйкемле булып, күңелләрне үзенә тартып торган бинаның тизрәк эченә узасын килүен дә яшереп калмады.

Әмма әлеге кызыклы мизгелләрне кичерү өчен, әлбәттә, ишектән ачкыч кирәк. Әлеге мәһабәт бинаны тергезгән "ТАТ-РДС" җәмгыяте директоры Ленар Идрисов балалар бакчасы мөдире Наталья Майоровага символик ачкыч һәм яңа өй туе белән котлап бүләк тапшырды.

Ниһаять, тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле җитте - ал тасманы кисү хокукы район башлыгы Рөстәм Нуриевка, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеровка, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунинга бирелде. Кунаклар балалар бакчасына узды. Матур һәм уңайлы итеп җиһазландырылган якты бүлмәләр, һичшиксез, яхшы тәэсир калдырды. Ә инде туган илебездә, газиз җиребездә күп милләтле халыкның дустанә яшәвен шигырь юллары аша җиткергән сабыйлар чыгышы дәү абый һәм апаларның һәркайсын онытылмас балачак елларына алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев