Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссунының “Зәңгәр беретлар”ы һава-десант гаскәрләренең туган көнен тыныч үткәрәләр

... - әлеге мактаулы исемгә, мөгаен, бик күп солдатлар лаек булырга теләр иде. Әмма моңа бөтен кеше дә ирешә алмый шул - кырыс сайлап алулар аша узган, киеренке тренировкаларда чыныккан солдат кына зәңгәр беретын горур рәвештә киеп йөри ала.

Урыссулылыр Владимир Зайцев һәм Әсхать Сәхибгәрәев бергә укыйлар, 1979 елда бергә армия сафларына да чакыртылалар.

- Казанның Куркачи аэродромында парашюттан сикерер өчен 40 кеше юлландык, шуның сигезе генә һава-десент гаскәрләренә эләгә алды, - дип бүгенгедәй искә ала моннан шактый еллар элек булган вакыйгаларны Сәхибгәрәев.

Булачак десантниклар каршына куелган кырыс таләпләрне лаеклы үтәп чыгучылар исемлегенә Зайцев белән Сәхибгәрәев та эләгә. Владимир хезмәт юлын шофер булып уза, Әсхать сапер батальонына билгеләнә. Егетләр армия хезмәтенең утын-суын бергә узалар. Шул елларда туган корыч дуслыкларын алар югалтмыйча, әле дә саклап яшиләр. Район десантниклары чакыруын кабул итеп алган Зайцев-байкер очрашуга, үз үрнәгендә тәрбияләүче оныгын да алып, Бөгелмәдән үк килеп җиткән. Бүген ул шунда яши. Әмма чакрымнар гына күркәм традицияләрне боза алмый.

Моннан шактый еллар элек, әле күптән түгел генә һава-десант гаскәрләре сафында хезмәт итеп кайткан якташларның ныклап очраша башлауларына әлләни күп вакыт узмаган. Тик "зәңгәр беретлар"ның үз йолалары барлыкка килеп тә өлгергән. Алар 2 август көнне иртәсендә дә, нинди характердагы хәрби конфликт булмасын, сугыш кырында ятып калган солдатлар истәлеген кешелек хәтерендә яңартып торучы Мәңгелек ут янына, Әфган сугышында интерноцианаль бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл итәгенә, Иске Урыссу авылы зиратында җирләнгән әфганчы Фәһим Мияссаров каберенә венок һәм чәчәкләр салдылар, тын калып, батырларны искә алдылар. Сүз уңаеннан, десантниклар Фәһим Мияссаров каберен шефлыкка алганнар. Бәйрәм алдыннан килеп каберлекне чистартканнар, буяуларын яңартканнар. Киләчәккә дә аларның матур уй-ниятләре бар - "зәңгәр беретлар" район авылларында яшәп, инде олыгаеп баручы десантникларны эзләп табарга, алар белән җылы элемтә урнаштырырга телиләр. Ә бит барысы да 1930 елда ук башланган. Бу елның 26 июлендә хәрби очучы Минов җитәкчелегендә Воронежда беренче тапкыр тренировка сикерүләре үткәрелгән. Берничә көннән соң, 2 августа, шөгыльләр вакытында тактик бурычны үтәү өчен 12 кешедән торган десант подразделениесе парашюттан сикергән. Нәкъ менә шушы эксперимент хәрби теоретикларга парашют-десант частьләренең һавада ук дошманны тиз эләктереп алу белән бәйле булган зур мөмкинлекләргә ия булуын ачып салган. Шуңа күрә 2 август һава-десант гаскәрләренең туган көне булып санала да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев