Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуның яшьармиячеләре ТАССР флагы белән бергә атлый

Урыссуның 3 санлы урта белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен ачык Парламент дәресе үткәрелде.

ТАССР оешыгу 100 ел тулу кысаларында оештырылган дәрестә кунаклар – Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева катнашты.

Тарих һәм җәмәгать белеме укытучысы Гөлфирә Рамазанова җитәкчелегендә узган дәрестә укучылар үз гасырында драматик һәм берничә үзгәртеп кору вакыйгаларын башыннан кичергән дәүләтнең килеп чыгышы, үсеше һәм бүгенге тормышы турында кызыклы мәгълүматлар белән чыгыш тотты.

Сүз алган район башлыгы Аяз Шафигуллин укучыларны Ютазы районы тормышы белән һәм аның үсеш тармаклары белән таныштырды. Ул беренче чиратта районның беренче шәхесе нинди төп фазифа үтәвен хәбәр итте. Ул – РФ һәм ТР закончалыкларының төгәл үтәлешен тәэмин итү. Һәм, әлбәттә, район халкына уңайлы яшәү шартлары тудыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев