Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Уңыш”ның уңышлы елы

Аяз Шафигуллин "Уңыш" ҖЧҖ директоры булып сигез ел эшли.

В.П. Горечкин исемендәге Мәскәү Дәүләт агроинженер университетын 1994 елда тәмамлаган яшь белгеч хезмәт юлын "Уңыш" күмәк хуҗалыгында баш инженер булып башлый. Ике елдан соң ул шул ук коллективка җитәкче итеп билгеләнә. Берникадәр вакыт районның башка тармакларында эшләгән Аяз Әдип улы янәдән туган авылы Яссытугай җирлегендәге хуҗалыкка әйләнеп кайта.
2011 ел "Уңыш" җәмгыяте өчен, мөгаен, иң уңышлы елларның берседер. Бөртекле культураларның һәр гектарыннан уртача 31,3 центнер уңыш җыйган механизаторлар арпаның һәр гектарыннан 37 центнерга кадәр бөртек суктыралар. Җәмгыять тары үстерү белән шөгыльләнә, чөнки ул моннан берничә ел элек кенә ярма цехы оештырып җибәрде. Бүген ул арпа, тары һәм башка төрле ярмалар ясап сата. Җәмгыятьнең терлекчелек тармагы да тотрыклы үсеш юлында. Агымдагы кышлатуга ул һәр шартлы терлеккә 36 центнер азык берәмлеге туплап керешә. Болар бөтенесе дә коллективның финанс-икътисадый халәтендә чагыла. Аяз Шафигуллин җитәкчелегендәге "Уңыш" җәмгыятендә бүген хезмәт хакы түләүдә сораулар тумый. Ул салымнарны вакытында күчерә, Пенсия фонды белән ай саен исәп-хисап ясый. Бүген "Уңыш" җәмгыятенең тотрыклы яшәвендә аның директоры А. Шафигуллинның төпле сәясәте, һичшиксез, хәлиткеч роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев