Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннар һәм пенсионерлар пленумы

Дүшәмбе 20 февральдә район мәдәният йортында район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы пленумы узды.

Пленум эшендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев, Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссар Илшат Халитов, чакырылган Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, яшьләр һәм профсоюз лидерлары, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
ТР Ветераннары һәм пенсионерлары иҗтимагый оешмалары республика советының VI отчет-сайлау конференциясе бурычларын үтәү буенча оештыру мәсьәләләре һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2012 елга һәм киләсе елларга формалаштырылган бурычлар тикшерелде. Пленумда район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы ветераннар хәрәкәтендә озак еллар дәвамында актив катнашулары һәм район ветераннар оешмасының 20 еллыгы уңаеннан кайбер Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннарына мактаулы тасма тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X