Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннар матур яшиләр

Димтамак авыл җирлеге буенча ветераннар советында өч йөздән артык кеше тора, шулар исәбендә инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм анда катнашучылар, Әфганстанда һәм Чечня Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар бар.

Рәис Р. Әхмәдишин мәгълүматлары буенча, әлеге җирлекнең ветераннар оешмасы сайлаулар барышында чәй табыннары һәм йортларда күчмә сайлаулар оештыра, сугышта катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына аларның торак-көнкүреш шартлары белән танышу өчен бара, мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр белән берлектә алар катнашкан вакыйгалар турында стендлар өчен материаллар туплый. Җирлекнең ветераннар советы катнашында ел саен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга авыл уртасында куелган һәйкәл ремонтлана. Агымдагы елның октябрендә җирлек хезмәткәрләре белән бергә аның тирә-ягына агачлар утыртылды. Җиңү көне алдыннан совет җитәкчелеге сугышта катнашучыларга һәм сугыш инвалидларының өйләренә бара, аларның митингка баруларын оештырырга ярдәм итә, бүләкләр тапшыра. Үз эшләрен халыкка социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән бергә туры китереп, ялгыз ветераннарны ул даими күз уңында тота. Агымдагы елның декабрь башына авыл җирлекләре белән берлектә Бөек Ватани сугышы инвалидлары һәм анда катнашучыларның тол хатыннары белән очрашу планлаштырылган.

Димтамак авылы ветераннар советы җирлектә уздырылган бөтен чараларда, Ватан сакчысы көнеме, Халыкара хатын-кызлар көнеме, Сабан туемы, Яңа елмы яисә башка бәйрәм булсынмы ул, барлык бәйрәмнәрдә актив катнаша. Быел Димтамак җирлеге буенча егерме дүрт кеше - юбилейларын, дүрт пар алтын туйларын билгеләп уза. Юбилярларны котларга дип район ветераннар советы рәисе З. Глушкова чакырыла, район гаммәви мәгълүмат чараларында алар турында материаллар әзерләнә, бүләкләр тапшырыла. Пенсия яшенә җиткән затларны ачыклау максатында, ветераннар советы тарафыннан предприятиеләр һәм оешмалар белән элемтә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев