Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вәлиәхмәтовлар гаиләсен җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итәчәк

Татарстан Республикасы көне кысаларында җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше кичәле- бүгенле республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итә.

Бүгенге көндә Татарстан үз аягында нык басып торып, алга таба ышанычлы адымнар белән атлый һәм яңадан-яңа үрләр яулый икән, бу казанышларда, әлбәттә, һәр төрле җәмгыятьнең нигезе булган гаиләләрнең тырыш хезмәте зур урын алып тора. Шуңа күрә Илбашлыгы белән тантаналы очрашуга лаек дип авыл җирлекләре тәкъдим иткән гаиләләр арасыннан муниципалитет тигез никахта озын гомер кичерүче, хезмәт юлында ирешкән уңышлары һәм җәмгыятьтә абруе булган, үзләренең яшәү рәвешләре белән яшь буынга үрнәк булып кына калмыйча, лаеклы балалар үстергән Вәлиәхмәтовлар гаиләсен сайлады. Акбаш авылында яшәүче Җәүдәт Фәтхулла улы һәм Дания Мөгәмбәр кызы белән район башлыгы да очрашты.

Замана зәвыгына туры китереп эшләнгән зур, иркен йорт-җир кунакларны шау чәчәккә күмелеп утыручы ишегалды белән каршы алды. Капка төбеннән ачык йөз, тәмле сүз белән сәламләгән өй хуҗаларының уңай кәефе тәэсир иттеме, Рөстәм Нуриев үзен күптәнге танышлары даирәсендәге кебек хис итте. Ул йорт хуҗасы Җәүдәт Вәлиәхмәтов белән иркенләп җиләк-җимеш бакчасын йөреп чыкты, зур көпчәк өстенә өелгән тизәкле туфрак өстендә, хуҗалар әйтүенә караганда, октябрь аена кадәр җимеш бирүче җиләктән авыз итте. Тәлгәшләре өлгереп килүче виноград куакларының сорты белән кызыксынды. Август аенда да кызарып пешеп утыручы кура җиләге дә кунакларны битараф калдырмады. Узган елның көзендә, традицион мәктәп ярминкәсендә, Җәүдәт Фәтхулла улы, әлеге җимеш агачы үсентеләрен сатып, мәктәпкә өч мең сум табыш китерүен, быел да сәүдәгә чыгарга хәстәрлек күрүен әйтеп узды. Туган авылы мәктәбендә кырык елдан артык балаларны химия һәм биологиядән укыткан кеше өчен бакчачылык, мөгаен, иң мавыктыргыч шөгыльдер. Чөнки үзең башкарган эшкә чын күңел биргәндә генә аның җимешләре турында тәмләп сөйләргә, уңышларын татыганда бәхет диңгезендә йөзәргә мөмкин. Вәлиәхмәтовның да зур бакчасындагы һәр агач, һәр куак турында бәян иткәндә, күзләрендә канәгатьлек нурлары биеде. Әмма, нинди генә эшкә алынма, янәшәңдә дәртләндереп, көч-куәт биреп торучың булмаса, матур нәтиҗәләргә ирешеп була микән? Дания Мөгәмбәр кызы тынгы белмәс ире янәшәсендә җаннарын гына түгел, уй-теләкләрен дә бер итеп, утыз ел яши. Тормыш иптәше белән бер мәктәптә балаларга ана теле сабакларын укыта башлавына да тиздән кырык ел тула. Аның укытучы һөнәре сайлавы да очраклы түгел, бик күп зыялы галимнәр, танылган мөгаллимнәр үстергән Кәрәкәшле авылы кызы ул. Заманалар үзгәргән саен, таләпләре дә үзгәреш кичерүчән мәктәп тормышында кайнаучы Вәлиәхмәтовлар, укытуны тагын да үтемлерәк итү өчен үзләренең белем офыкларын киңәйтү өстендә эшләүләрен дәвам итәләр. Махсус әдәбиятларны үзләштерү белән беррәттән, алар күп сандагы матбугат басмаларына да язылалар. Агымдагы елда "ТАТМЕДИА" җәмгыяте үз басмаларын иң күп алдыручыны ачыклауга йөз тотып игълан иткән "Әбунә өчен Айпад" бәйгесенең бер призына әлеге кунакчыл йортның хуҗабикәсе Дания ханым ия булды. Бу көнне аңа бүләкләрне тапшыру икеләтә күңелле булды.

Вәлиәхмәтовлар зур тормыш белән яшиләр. Без - авыл интеллигентлары, дип кулларын шакшы эшкә тыгудан чирканып тормыйлар: абзар тутырып эре мал тоталар, ишек алдындагы кош-кортның исәбе юк, умарта "тәрбияләүнең" дә серләренә төшенгәннәр. Кунакларны дәшкән табын өстендәге тәм-томның шактый өлешен, кем әйтмешли, табигый чиста ризык алып торды. Җәүдәт Фәтхулла улы белән Дания Мөгәмбәр кызы балалары Лилия һәм Марсельне дә күңелләренә кечкенәдән хезмәткә мәхәббәт орлыклары салып тәрбиялиләр. Бүген, үз тормышлары белән яшәүләренә, балалар үстерүләренә карамастан, алар әти-әниләренең төп ярдәмчеләре, шатлык һәм куанычлары. Икесе дә әти-әнисе сукмагыннан китеп, укытучылык һөнәрен сайлыйлар, әмма үз кыйблаларын башка өлкәдә табалар. Лилия Җәүдәт кызының район газетасы баш мөхәррире булып эшли башлаганына ике генә ел тулса да, үзен яхшы оештыручы, гадел һәм кешелекле җитәкче итеп танытырга өлгерде. Марсель исә райондагы заводларның берсендә хезмәт куя, кияүләре Илмир - эчке эшләр органнары составы, киленнәре Рита - җирле муниципалитет хезмәткәре. Иркен ишек алдын тутырып, балачакның бөтен ләззәтен татып уйнаучы оныклар Роберт, Айнур, Арина арасында, мөгаен, Роберттан да бәхетлерәге булмагандыр - бу көнне аңа сигез яшь тулды. Район кунаклары киткәч тә әлеге йортта бәйрәм дәвам итте. Бу нигез тәрәзәләрендә ут караңгы кичкә кадәр балкыды. Бәхет таҗын хезмәт белән үреп яшәүче Вәлиәхмәтовлар бүгенге бәрәкәтләренә аңлашып һәм санлашып яшәү бәрабәренә ирешүләрен, җиңел булмаган тормыш юлыннан атлаганда бердәмлекне көч итеп алуларын кире какмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев