Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Волмалылар бәйрәмгә җыелды

Әбсәләм авылындагы гипстан эшләнмәләр җитештерүче яшь предприятиегә ике яшь тулды. Һәм аның коллективы, тату гаиләдәй, әлеге вакыйганы билгеләп үтәргә җыелды.

Ике яшь - зур предприятие өчен яшь түгел. Әмма кыска вакыт эчендә бердәм булып эшләргә өйрәнгән коллектив бу фикер белән килешми. Шуңа күрә ул теләсә кайсы вакыйганы җиренә җиткереп үткәрергә ярата. Бер яшь тулган көнне дә волмалылар "Энергия" стадионында, Май чабу көнендә билгеләп үткәннәр.

Бәйрәмгә яшьләр генә җыелмады. Стадионга предприятие эшчеләре гаиләләре белән килде. Бала-чага аеруча үзенә шөгыль тапты. Алар өчен уеннар, спорт ярышлары оештырылды.

Чара предприятие җитәкчелеге котлавы белән башланды. Хезмәтчәннәр һәм аларың балалары арасында барган хоккей буенча иптәшләрчә турнир һәркемнең күңеленә хуш килде. Шул ук вакытта мәдәният бүлеге артистлары оештырган концерт та үз тамашачысын тапты.

Кайсы гына Май чабу бйәрәме коймаксыз уза икән?! Уйнап, шаярып арган балалар, кунаклар, өлкәннәр, хоккейчылар тәм-томнан сыгылып торган табын артына җыелды. Алар тел йотарлык пылау, күпереп пешкән коймак, хуш исле чәй белән сыйланды. Бәйрәмне йомгаклап карачкыга ут төрткәндә, һәр күңел, һәр йөрәк ил-көнебезгә, гаиләләребезгә тынычлык һәм бәхет теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев