Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Каразиректә каз өмәсе узды

Яңакаразиреклеләр эшләгән вакытта ял да итә беләләр. Моны авылда һәр йортта диярлек уздырылган каз өмәләре раслый.

Казлар суюга багышланган, борынгыдан халык йоласына әверелгән бәйрәмне авылның хезмәт сөючән, тәртипле гаиләләренең берсе - Данил һәм Ильмира Исламовларда уздырдык. Өмә җырлар, уен-көлке белән үрелеп барды. Кызлар үзләренең тормышында булган кызыклы хәлләрне бәян итте, өлкән апалар яшь чакларын искә төшереп, кызык такмаклар әйтте. Казлар йолкынып бетүгә, өйгә яңа пешкән тәбикмәк исе таралды, күпереп пешкән камыр ашын уңган Нурзия апа өлгертте. Казларны юып, элеп керүгә, безне телеңне йотарлык бәлеш көтә иде.

Бәйрәм барышында борынгы җырлар, әби-бабаларыбызның "өчле", "парлы", "сигезле" биюләре башкарылды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, "Каз өмәсе" узган йортның хуҗабикәсе Ильмира Исламова авыл клубы уздырган төрле чараларда актив катнаша, Исламовлар гаиләсе үткәрелгән бәйрәмнәрнең даими химаячесе. Гаилә хуҗабикәсе социаль яклау бүлеге хезмәткәре, үз һөнәренең остасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев