Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Каразиректә яңа балалар мәйданчыгы ясаганнар

Җәйге каникуллар башлануга Яңа Каразирек авылында яңа балалар бакчасы мәйданчыгы барлыкка килде.

Мәйданчык җирле клуб бакчасында әти-әниләр тарафыннан авыл балаларының ялын оештыру максатында ясалды. Ирле-хатынлы Гүзәл һәм Рамил Ильясовлар, Илгизә Арсланова, Илгиз Исламов, Эльвира Исламова, Радик Галимуллин, Эльвир Гафиятов, Эльза Миңнеханова, Рөстәм Вәлиев аларның балаларының каникуллары күңелле һәм файдалы узарга тиеш, дип исәпләгәннәр. Балаларга ял итү урыны булсын өчен алар мәйданчыкка үз куллары белән таган, ком тавы, бизәлгән автомобиль шиннары, әкият персонажлары урнаштырганнар. Тиздән анда карусельләр, футбол һәм волейбол мәйданчыклары барлыкка килергә тиеш. Ә балалар өчен зур һәм кирәкле эшне Зөлфия Гафиятова оештырган. Иске Каразирек авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Сәкинә Садриева сүзләре буенча,элек бу урында тирәкләр үскән ташландык урын булган. Агачларны кискәннәр, уен җайланмалары, эскәмияләр куйганнар. Һәм биредә хәзер бик матур Мәдәният һәм ял паркы барлыкка килде. Биредә буш вакытларын балалар гына түгел, өлкәннәр һәм килгән кунаклар да уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев